Котлау адресы Кремль сайтында урнаштырылган.
Яңартылган Богородица чиркәве Казанның рухи үзәкләреннән берсе булачак һәм Татарстан җирендә дини изге урыннарны торгызуга хезмәт итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде. Ул Казан Изге Ана иконасы соборын ачу тантанасында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү телеграммасы юллады. Котлау адресы Кремль сайтында урнаштырылган.
Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Президент соборны торгызу дин тотучылар, мәхәллә кешеләре һәм хаҗилар өчен зур һәм көтеп алынган вакыйга булуын искәртте. «Бүген милли мәдәният һәйкәлләрен саклау һәм торгызу турында кайгырту — безнең иң мөһим приоритетларыбыз арасында», — диде дәүләт башлыгы.
Россиядә бу юнәлештә алып барыла торган масштаблы эш «җәмгыятьтә татулыкны ныгытуда берләштерә торган нигез булып тора», — дип өстәде Президент.
Галимнәр, реставраторлар, руханилар һәм хәйриячеләр тырышлыгы белән төзелгән Казан соборы моның ачык мисалы булып тора, диелә телеграммада.
«Соборның Казанның рухи үзәкләренең берсе булачагына, Татарстанның борынгы җирендә дини изге урыннарны һәм гасырлык гореф-гадәтләрне торгызу эшенә хезмәт итәчәгенә ышанам», — дип йомгаклады Владимир Путин.
Соңыннан ул барлык катнашучыларга игелекле гамәлләр кылуда ныклы сәламәтлек, илһам, көч һәм куәт теләде.
Бүген Казанда Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү тантанасы уза. Татарстан башкаласына тантанага Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл килде.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар