16+

Путин дәүләт хезмәтенә керү белән бәйле стаж таләбен йомшартты

Россиядә федераль дәүләт хезмәте вазифасына дәгъва кылучыларга стаж таләпләре йомшартыла. Әлеге боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган, дип хәбәр итә "Известия".

Россиядә федераль дәүләт хезмәте вазифасына дәгъва кылучыларга стаж таләпләре йомшартыла. Әлеге боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган, дип хәбәр итә "Известия".

Хәзер югары вазифаларга дәгъва кылучыларга дәүләт структурасында яки белгечлек буенча эшләгән дүрт еллык стаж җитәчәк, элек исә җиде яки алты ел кирәк иде.

Төп вазифага керешүчеләр өчен стажга таләп дүрт елдан ике елга кадәр киметелә. Моннан тыш, әгәр кандидатның белгеч яки магистрлык буенча кызыл дипломы булса, югары уку йортын өч ел элек кенә тәмамалау шарты белән аңа бер ел да җитәчәк.

Боерык элек таләп ителгән дәүләт хезмәтенең әйдәп баручы белгечлек вазифасына кандидатлар өчен ике еллык стажны тулысынча гамәлдән чыгара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading