16+

Путин: ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә хәрби хәл режимы кертелә

Россия Федерациясенең дүрт яңа субъектында хәрби хәл режимы кертелде. Бу ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, дип белдерде Владимир Путин РФ Куркынычсызлык Советы утырышында.

Россия Федерациясенең дүрт яңа субъектында хәрби хәл режимы кертелде. Бу ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, дип белдерде Владимир Путин РФ Куркынычсызлык Советы утырышында.

«2022 елның 20 октябрендә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә 2022 елның 20 октябрендә 00 сәгатьтән хәрби хәл режимы кертергә. Россия Федерациясенең бу дүрт субъектында хәрби хәл кертү турындагы Указ кичекмәстән Федерация Советына җибәреләчәк", - диде Россия Президенты.

Әлеге төбәк башлыкларына иминлекне тәэмин итү өчен өстәмә вәкаләтләр биреләчәк. Тиешле указ бүген имзаланды.

Россия Федерациясенең чик буе төбәкләрендә «каршы торуның уртача дәрәҗәсе» («средний уровень реагирования») кертелә. Бу Кырым Республикасына, Краснодар краена, Белгород, Брянск, Воронеж, Курск, Ростов өлкәләренә һәм Севастопольгә кагыла. Бу районнарда җәмәгать тәртибен, шулай ук хәрби, дәүләти һәм махсус объектларны саклау көчәйтеләчәк.

Транспорт, элемтә һәм коммуникацияләр объектларында аерым режим кертелә.

Путин указыннан күренгәнчә, башка төбәкләрдә югары әзерлек дәрәҗәсе кертелә. Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә, үзәк һәм Россиянең көньягыннан кала, «база әзерлеге»режимы кертелә.

«РФ субъектлары җитәкчеләре тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә, хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә әзер булып торырга кирәк», – дип белдерде Россия Президенты РФ Куркынычсызлык Советы утырышында.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading