16+

Путин Эчке эшләр министрлыгыннан биш генерал һәм бер полковникны эшеннән азат итте

Россия Президенты Владимир Путин биш генералны һәм бер полиция полковникын отставкага җибәрде. Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегендәге кадрлар үзгәреше турындагы указга ул 30 майда кул куйды, дип хәбәр итә РБК басмасы.

Россия Президенты Владимир Путин биш генералны һәм бер полиция полковникын отставкага җибәрде. Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегендәге кадрлар үзгәреше турындагы указга ул 30 майда кул куйды, дип хәбәр итә РБК басмасы.

REGNUM мәгълүмат агентлыгы язганча, Владимир өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы полиция генерал-майоры Василий Кукушкин, Алтай крае буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгы урынбасары (полиция башлыгы) генерал-майор Александр Лаас, Ярославль өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы генерал-майор Андрей Липилин, Эчке эшләр министрлыгының оператив идарәсе башлыгы генерал-майор Александр Удовенко, Эчке эшләр министрлыгының Матди-техник һәм медицина тәэминаты департаменты башлыгы урынбасары генерал-майор Юрий Инстранкин, Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәге башлыгының беренче урынбасары полиция полковнигы Эмиль Мусин эштән азат ителде.
Генераллар һәм полковникларны отставкага җибәрү-гадәти ротация, дип яза REGNUM мәгълүмат агентлыгы. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading