16+

Путин эчкечелеккә каршы административ чаралар кулануда сак булырга кушты

Владимир Путинга бирелгән сораулар арасында, эчкечелеккә каршы көрәшкә кагылышлысы да бар иде.

Владимир Путинга бирелгән сораулар арасында, эчкечелеккә каршы көрәшкә кагылышлысы да бар иде.

Башкортстаннан килгән журналист республикада бәйрәм вакытларында спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү турында карар кабул ителүен, һәм бу адымны республикада яшәүчеләрнең 2/3 яклап чыгуы турында хәбәр итте.

Бу чараны бөтен Россия күләмендә башкарсак әйбәтрәк булмас идеме икән дигән сорауга В. Путин, Россиядә эчкечелеккә каршы көрәшнең дәвам итүен, тик күпләр моны әлегә күрми, дип җавап бирде. Эчкечелеккә каршы административ чаралар кулану кирәген, аннан зыян булмаячагын  ассызыклады, әмма бу эштә бик сак булуын да искәртте.

Бу юнәлештә әле эшлисе эшләр шактый диде ул. Ә менә чиста спиртка күчереп исәпләгәндә, Россиялеләр Германия халкыннан азрак спиртлы эчемлек куллана икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading