16+

Путин Ерак Көнчыгышка товарлар кайтару буенча тәртип урнаштыруны таләп итте

Транспорт министрлыгына Ерак Көнчыгышка контейнерларда йөкләрне кайтаруда тоткарлык проблемасын мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә кирәк.

Транспорт министрлыгына Ерак Көнчыгышка контейнерларда йөкләрне кайтаруда тоткарлык проблемасын мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә кирәк.

Бу хакта Россия президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә белдерде.
Россиядә контейнер ташулар өчен дөньякүләм логистик кризис нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен, транспорт министры Савельев алар белән портларда эшләгәндә социаль әһәмияткә ия йөкләрнең өстенлеген ныгытырга, шулай ук мондый товарларның бер өлешен үз өстенә алачак махсус дәүләт суднолар йөрешле компания булдырырга тәкъдим итте.

"Өстенлекләрне билгеләгез. Тулы бер төбәкләрне цементсыз яки төзелеш материалларыннан башка  калдырырга ярамый бит инде. Әле тагын берәр нәрсә җитмәячәк. Монда тәртип урнаштырыгыз һәм мөмкин кадәр тизрәк. Һәм хөкүмәт рәисенә хәбәр итегез", - дип мөрәҗәгать итте Путин Савельевка.

Президент Транспорт министрлыгы башлыгыннан проблеманы хәл итү өчен күпме вакыт кирәклеген ачыклауны сорады. Савельев сүзләренчә, калган социаль әһәмияткә ия йөкләрне ноябрь ахырына кадәр чыгару планлаштырыла, әмма әлегә моның өчен дүрт судно җитми. "Безгә ике атна бирегез, без төгәл карарга киләчәкбез", - дип өстәде министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading