16+

Путин Ерак Көнчыгышка турлар өчен кэшбэкны 40 мең сумга кадәр арттырырга кушты

Элегрәк кэшбэкның максималь күләме 20 мең сум иде.

Элегрәк кэшбэкның максималь күләме 20 мең сум иде.

Владимир Путин Ерак Көнчыгышка туризм өчен кэшбэкны ике тапкыр арттырырга кушты. Юлламалар өчен бу юнәлештә элеккеге кебек 20 мең сум түгел, ә 40 мең сумга кадәр акчаны кире кайтарырга мөмкин булачак.

Тиешле йөкләмә Кремль сайтында урнаштырылган. Хөкүмәт Президент йөкләмәсен 30 сентябрьгә кадәр үтәргә тиеш.
Мондый турларны сатуның киләсе этабы турында җәйге сезонның икенче яртысында игълан ителәчәк, ә мондый кэшбэк белән ял итәргә 1 октябрьдән барырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading