16+

Путин Эрдоганга чираттагы ревакцинация вакытында "Спутник V"вакцинасын кадатырга чакырды

Төркия Президенты билгеләгәнчә, ул инде өченче прививка ясаган.

Төркия Президенты билгеләгәнчә, ул инде өченче прививка ясаган.

Россия президенты Владимир Путин төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоганга коронавируска каршы Россия "Спутник" вакцинасын кадатырга киңәш итте. Сочида сөйләшүләрдән соң үз резиденциясе террасасында Эрдоган белән саубуллашканда, Путин яз көне килеп төшкән бу вакцина өстендә эксперимент үткәргәнен сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, ул ковид йоктырган адъютантларның берсе белән көне буе эшләвенә карамастан, дәүләт башлыгы үзе зарарланмаган. "Мин инфекцияле кеше белән бер көнне уздырсам да, авырмадым. Шулай булгач, икенче тапкыр, вакцина кадатырга әзерләнсәгез "Спутник"ны сайлагыз, - дип киңәш итте Путин Эрдоганга.

"Мин Pfizer-BioNTech кадаттым. Өченче доза", - дип кулларын җәеп җибәрде Эрдоган. "Ул чагында киләсе тапкыр", - дип күз кысты Путин. Президент үз әңгәмәдәшенә очрашу өчен рәхмәт белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading