16+

Путин G20 саммитында катнашырмы?

Байден Россия Президентын “Зур егермелек”тән чыгарырга тәкъдим иткән иде.

Байден Россия Президентын “Зур егермелек”тән чыгарырга тәкъдим иткән иде.

“Зур егермелек”кә кергән илләрнең барысының да лидерлары ел азагында узачак саммитка чакырулы. Шул исәптән, Россия Президенты Владимир Путин да.  Бу хакта Индонезия финанс министры Мульяни Индраватига сылтама белән “Риа Новости” хәбәр итә.

Быел Индонезия “Егермелек төркеме” рәисе санала.

Билгеле булганча, АКШ Президенты Джо Байден Россияне G20 тән чыгарырга тәкъдим иткән иде. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча егермелеккә кергән илләр җитәкчеләре белән сөйләшкәннәр. Әмма барлык лидерлар да моның белән килешмәгән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading