16+

Путин Германиядә су басуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде

Россия президенты Владимир Путин Германиянең көнбатышында су басу корбаннары күп булу сәбәпле, ФРГ канцлеры Ангела Меркель һәм ил президенты Франк-Вальтер Штайнмайерга кайгы уртаклашуын юллады.

Россия президенты Владимир Путин Германиянең көнбатышында су басу корбаннары күп булу сәбәпле, ФРГ канцлеры Ангела Меркель һәм ил президенты Франк-Вальтер Штайнмайерга кайгы уртаклашуын юллады.

Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә. Германиянең көнбатыш җирләренә ишелгән циклонның фаҗигале нәтиҗәләре белән бәйле рәвештә тирән кайгыгызны уртаклашам, - диелә телеграммада. Шулай ук Путин барлык зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләде. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Германиянең көнбатышында көчле яңгырлар аркасында барлыкка килгән су басу нәтиҗәсендә 33 кеше һәлак булган.  Давыл "Бернд" циклонын китереп чыгарды. Барыннан да бигрәк илнең көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш төбәкләре зыян күрде. SWR телеканалы хәбәр иткәнчә, Рейнланд-Пфальц федераль җире Аденау шәһәрендә алты йорт җимерелгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading