16+

Путин губернаторларга вакцинация мәсьәләсен контрольдә тотарга киңәш итте

Бу йөкләмәне үтәү буенча доклад бирү срогы 30 ноябрьгә кадәр билгеләнгән.

Бу йөкләмәне үтәү буенча доклад бирү срогы 30 ноябрьгә кадәр билгеләнгән.

РФ президенты Владимир Путин төбәкләр хакимиятенә ковид пандемиясе белән бәйле чикләү чаралары кертүне контрольдә тотарга һәм вакцинация темпларын көчәйтергә киңәш итте.

"Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затларына (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләренә) әлеге йөкләмәләрне исәпкә алып, коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны булдырмау, шулай ук әлеге инфекциягә каршы халыкның вакцинация темпларын арттыруга юнәлдерелгән чикләү чараларын үз вакытында кертүне һәм үтәүне шәхси контрольгә алуны тәкъдим итәргә", - диелә Путин биргән йөкләмәдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading