16+

Путин халык санын алуда Интернет кулланырга рөхсәт итә торган канунны имзалады

Путин халык санын алуда Интернет кулланырга рөхсәт итә торган канунны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Бөтенроссия халык санын алу вакытында Интернет куллануны рөхсәт итә торган канунга кул куйды.

15 мартта Дәүләт Думасы кабул иткән һәм 22 мартта Федерация Советы рөхсәт биргән документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә Татар-информ ТАССка сылтама белән.

Канун буенча, халык санын алу вакытында Интернет аша белешмә җыю дәүләт хезмәте порталында теркәлү шартын үтәгәндә генә мөмкин булачак. Шул ук вакытта, Интернет кулланып, сан алу кәгазе гражданнар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тутырылырга да мөмкин, һәм сан алучылар халыкны компьютер аша да сораштыра алачак.

Канун шулай ук халык санын алуның яңа форматын - микро-исәпне дә керткән. Ул халыкның 5 проценттан да ким булмаган өлеше арасында сайлау нигезендә уздырылачак. Чираттагы микро-исәпнең вакыты Россия хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк. Документ халык санын исәпкә алу буенча җаваплы ведомствоның халык турында белешмәне һәм сан алу кәгазенең бланк формаларын электрон рәвештә җыю тәртибен раславын күздә тота.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading