16+

Путин Интернетны бушлай ясарга тәкъдим итте

Социаль мөһим Интернет сервисларны бушлай иткән очракта, интернет-трафик һәм элемтә өчен түләргә кирәк булмаячак.

Социаль мөһим Интернет сервисларны бушлай иткән очракта, интернет-трафик һәм элемтә өчен түләргә кирәк булмаячак.

Россиядә “Һәркем файдалана алырлык Интернет” проекты әзерләнеп, тормышка ашырыла башлаячак. Бу тәкъдимне бүген Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин яңгыратты. 

Президент социаль мөһим Интернет сервисларны бушлай иткән очракта, интернет-трафик һәм элемтә өчен түләргә кирәк булмаячагын билгеләп үтте. 

“Интернеттан файдалана алу мөмкинлеге Россиянең һәм аның гражданнарының көндәшлек өстенлеге булырга тиеш. Бу белем алуга һәм  иҗат итүгә, аралашуга, социаль мәдәни проектларны тормышка ашыру өчен киң мохит тудыра”, - дигән фикердә Владимир Путин. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading