16+

Путин Иранда булган теракт уңаеннан кайгы уртаклашты

Россия Президенты Владимир Путин Ирандагы Шираз шәһәрендә булган теракт уңаеннан Иран Президенты Эбрахим Раисига кайгы уртаклашып телеграмма юллады.

Россия Президенты Владимир Путин Ирандагы Шираз шәһәрендә булган теракт уңаеннан Иран Президенты Эбрахим Раисига кайгы уртаклашып телеграмма юллады.

“Кешеләрне, шул исәптән балаларны һәм хатын-кызларны дини изге урында үтерүдән дә оятсыз җинаятьне күз алдына китерүе кыен. Без янәдән террорчылыкның законнарны гына түгел, кешелеклелек морале нормаларын да боза алуына инандык ", - диелә телеграммада.

Путин террорчылык белән көрәш буенча Иран белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуын да әйтте.

Исегезгә төшерәбез, 26 октябрьдә Шираз шәһәрендәге Шах Чераг мавзолеенда теракт булды. Өч билгесез зат атыш оештыру аркасында 15 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булган. Зыян күрүчеләр саны 45кә җиткән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading