16+

Путин Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны оештыру комитеты җитәкчесен билгеләде

Бәйрәм тантаналары 2022 елның яз азагы — җәй башына планлаштырылган.

Бәйрәм тантаналары 2022 елның яз азагы — җәй башына планлаштырылган.

РФ президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының оештыру комитеты җитәкчесе итеп РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллинны билгеләү турында карарга кул куйды.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга 3 ай эчендә оештыру комитетын булдыру йөкләнгән. Бәйрәм тантаналары 2022 елның яз азагы — җәй башына планлаштырылган.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине 922 елда кабул ителгән. 2010 елдан 21 май көне билгеләп үтелә, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading