16+

Путин Казанга килде

Бүген Казанга эш сәфәре белән Россия Президенты Владимир Путин килде.

Бүген Казанга эш сәфәре белән Россия Президенты Владимир Путин килде.

Ил башлыгының самолеты башкалага төштән соң гына төшеп утырды. Иң элек ул яңартылган «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгенә юл тотты. Анда җәмәгатьчелек белән очрашып, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру мәсьәләләре турында сөйләште.

Шуннан соң ул Иннополиста – Россиянең иң яшь ИТ-шәһәрендә Россия Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча Россия Дәүләт Советының эшче төркемен җитәкли. Дәүләт җитәкчесенең төбәк башлыклары белән формаль булмаган очрашуында ил субъектларының торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча башкарма хакимияте органнары эше турында фикер алыштылар. Эш тәртибе түгәрәк өстәл форматында узды.
 
Шулай ук Владимир Путин «КамАЗ-мастер» спорт командасы катнашучылары белән очрашты. Шуннан соң аның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырылган иде.

Әлегә газета басмага әзерләнгән вакытка билгеле булган яңалыклар гына хәбәр ителде. Очрашуларда яңгыраган кызыклы һәм мөһим моментларны газетабызның киләсе саныннан тәфсилләбрәк укып белә алырсыз.

Владимир Путинның Татарстанга моңа кадәрге сәфәрләре

2000 елда Владимир Путин Казанга килгәч, Каенлыкта узган Сабан туенда савыттан катык ашаган иде.

2002 елда ул Бөтендөнья татар конгрессы съезды һәм Республика көнендә катнаша.

2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә, Путин да катнаша.

2007 елда Россия Дәүләт Советы президиумы Казанда уңайлы торак шартлары турында фикер алыша.

2008 елда Чаллыдагы автопром язмышы турындагы сөйләшүдә Путин кризиска каршы киңәшмәне җитәкли.

2009 елда КамАЗда дизельле двигательләр җитештерүне ачуда, Түбән Камада нефть химиясе проблемаларына багышланган киңәшмәдә катнаша.

2010 елның февралендә Чаллыда Премьер-министр Владимир Путин катнашында Fiat һәм Sollеrs арасында килешүгә кул куела.

2010 елның маенда «Казан-Арена»га нигез салынуда катнаша.

2011 елда «Булгария» теплоходы һәлакәткә очрагач, Владимир Путин Казанга килә.

2012 елның февралендә Путинның Чаллыга килүенең сәбәбе – 2 миллиончы КамАЗ.

2012 елның августында Владимир Путин белән Минтимер Шәймиев Зөя һәм Болгарга сәфәр кыла.

2013 елның февралендә Казанның Универсиаданы кабул итәргә әзерлеге тикшерелә.

2013 елның июлендә Владимир Путин Универсиаданы ачу тантанасында катнаша.

2015 елда Ил Президенты «Татнефть-Арена»да Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнаша.

2016 елның февралендә КамАЗның 40 еллык юбилее чарасында катнаша.

2016 елның апрелендә Казанда физик культура һәм спорт буенча Совет уза.

2018 елда «ТУ-160 М» самолетын очыру чарасында катнаша һәм хастаханәдә дәваланучы Минтимер Шәймиевнең хәлен белешә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading