16+

Путин киләсе елда табибларның хезмәт хакы артачагына ышаныч белдерде

Путин киләсе елда табибларның хезмәт хакы артачагына ышаныч белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәте 2018 елга табибларның хезмәт хакын төбәк буенча уртача алганда 200 процентка кадәр күтәрә алыр дигән ышаныч белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«2018 елда табибларның хезмәт хакы күләме төбәк буенча уртача алганда - 200, ә кече һәм урта персоналның 100 процент булырга тиеш. Без әлеге күрсәткечләргә ирешә алырбыз дип уйлыйм», - диде Путин Брянскида перинаталь үзәк хезмәткәрләре белән әңгәмә вакытында. Ул билгеләп үткәнчә, табиблар өчен әлеге күрсәткеч 180 процент тәшкил итә.

Владимир Путин балалар поликлиникалары мәсьәләсенә дә кагылды. Россиядә алар тулысынча яңартуга мохтаҗ, федераль бюджетка авырлык китермичә, әлеге мәсьәләне карарга кирәк, дип белдерде Россия Президенты.

«Сез хаклы, бездә балалар хастаханәләренең күбесе моннан 40-50 ел элек төзелгән, шунлыктан алар яңадан җиһазландыруга түгел, ә тулысынча яңартуга мохтаҗ», - диде ул.

Шуның белән бергә ул монда төбәк хакимиятләренең җаваплы икәнлеген белдерде, әмма федераль үзәк тә әлеге мәсьәләдә Россия федерациясе субъектларына нинди ярдәм күрсәтеп булуын караячак, дип ассызыклады.

Дәүләт башлыгы тагын бер тапкыр балалар хастаханәләре темасының «иң мөһим һәм өстенлекле юнәлешләрнең» берсе булуын билгеләп үтте.



"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading