Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында Көнбатыш илләре Украинаны Россиягә каршы таран буларак куллана, дип белдерде.
Украина конфликтын кузгату җаваплылыгы көнбатыш элиталарда һәм Украина җитәкчелегендә ята, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.
«Украина эчендәге конфликтның, бәрелешнең көчәюе, андагы корбаннар саны арту өчен җаваплылык тулысынча көнбатыш элиталарда һәм, әлбәттә, бүгенге киев режимы өстендә. Алар өчен Украина халкы — чит кеше», — диде Путин үзенең Федераль Җыенга Юлламасында.
«Украина режимы милли мәнфәгатьләргә түгел, ә өченче илләр мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Украинаны Көнбатыш илләре Россиягә каршы таран һәм полигон буларак куллана», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар