16+

Путин: Компьютер уеннары китаплардан популярлаша башлавы мине сагайта

Президент "Россия - мөмкинлекләр иле" платформасы проектларында катнашучылар белән аралашты.

Президент "Россия - мөмкинлекләр иле" платформасы проектларында катнашучылар белән аралашты.

"Бу уеннарга китапларга һәм музыкага караганда күбрәк ихтыяҗ булуы сагайта", - дип игътибар итте дәүләт башлыгы чәршәмбе көнне, "Россия - мөмкинлекләр иле" платформасы проектларында катнашучылар белән аралашканда.

Яшь программистларның берсенең чыгышын шәрехләп, Путин аның нинди уеннар ясавын сорады. "Тулаем алганда, б арысы да синең кебек акыллы булсын өчен,  әлбәттә, кешене үстерә торган,  танып белү әйберләре күбрәк кирәк ", - диде Президент, мондый уеннарны, мәсәлән, тарих турында эшләргә мөмкин, дип өстәде.

"Уйла моны. Бу синең яшьтәшләрең өчен вакыт уздыру гына түгел, ә үсеш коралы булса - менә бу бик шәп булыр иде ", - дип йомгаклады Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading