16+

Путин корал сатып алу канунына кул куйды

Россия президенты Владимир Путин ау һәм утлы саклану коралын сатып алу яшен 18дән 21гә кадәр арттыра торган канунга кул куйды.

Россия президенты Владимир Путин ау һәм утлы саклану коралын сатып алу яшен 18дән 21гә кадәр арттыра торган канунга кул куйды.

Шулай ук документ корал сатып алуга лицензияләр бирүдән баш тарту өчен өстәмә нигезләмәләр кертә. 

Документ нигезендә, ау һәм утлы шома, озын көпшәле саклану коралын 21 яшьтән сатып алырга мөмкин булачак. Әлеге нигезләмә корал сатып алган вакытта хәрби хезмәттә булып кайткан һәм хезмәт итүчеләргә кагылмый.

Шулай ук канун гадәти яшәү рәвеше алып баручы һәм аучылык белән шөгыльләнүче аз санлы халыклар вәкилләренә 18 яшьтән ау коралы сатып алырга мөмкинлек бирә. Шушы ук пункт махсус устав бурычлары булган юридик затларга да кагыла. Спорт ату кораллары шулай ук 18 яше тулган гражданнарга сатыла. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading