16+

Путин күп балалы әтиләрне пенсиягә алданрак җибәрү яклы

Тиешле доклад 2022 елның 1 октябренә кадәр тәкъдим ителергә тиеш

Тиешле доклад 2022 елның 1 октябренә кадәр тәкъдим ителергә тиеш

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы аталарга пенсияне вакытыннан иртәрәк билгеләү мөмкинлеген карарга, моның турында 1 октябрьгә кадәр хәбәр итәргә кушты, диелгән Кремль сайтында. РИА Новости шул турыда яза.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә... күп балалы аталарга картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне карарга», – диелә йөкләмәләр исемлегендә.

Тиешле доклад 2022 елның 1 октябренә кадәр тәкъдим ителергә тиеш, Россия премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading