16+

Путин күпбалалы гаиләләр өчен ташламалы ипотеканы 2023 ел ахырына кадәр озайтты

Россиядә күп балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасы 2023 ел ахырына кадәр озайтылачак.

Россиядә күп балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасы 2023 ел ахырына кадәр озайтылачак.

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне, 1 июньдә, "Ата-ана даны" ордены белән бүләкләнгән гаиләләр катнашындагы әңгәмә барышында белдерде.

Ташламалы гаилә ипотекасы 2023 елның 31 декабренә кадәр озайтылачак, дип хәбәр итә кремль матбугат хезмәте. Моннан тыш, Россиядә "Герой Ана" дигән мактаулы исем торгызылачак.

Владимир Путин шулай ук "Ата — ана даны" орденын тапшырганда 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләргә тәкъдим итте (элек түләү күләме 100 мең сум иде), ә орден медален тапшырганда-200 мең сум түләнәчәк, элек мондый түләү бөтенләй юк иде.

Апрель азагында президент ташламалы ипотека буенча ставканы еллык 12дән 9 процентка кадәр киметергә һәм аның гамәлдә булуын 2022 ел азагына кадәр озайтырга тәкъдим итте. Кредитның максималь күләме Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен — 12 млн сумга кадәр; РФнең калган төбәкләре өчен-6 млн сумга кадәр арттырылган. Россия Федерациясендә гаилә ипотекасы ставкасы — 6%, авыл буенча — 3%, Ерак Көнчыгыш буенча-2% тәшкил итә.

Россиядә өч һәм аннан да күбрәк бала туган һәм балалар тәрбияләнүче гаиләләр (шул исәптән уллыкка яки тәрбиягә алынган) күп балалы дип таныла. "Герой Ана" исеме элек 10 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга бирелә иде.

Фото: kremlin.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading