16+

Путин күпме акча эшли?

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елда керемнәре хакында декларация тапшырган.

Путин күпме акча эшли?

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елда керемнәре хакында декларация тапшырган.

Әлеге документтан күренгәнчә, ил башлыгы узган ел 9,994 млн сум акча эшләгән. Бу, 2019 елга караганда, 270 мең сумга күбрәк.

Президентның керемнәре, чыгымнары, милке хакында мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган.

Владимир Путинның 77 квадрат метрлы фатиры, гаражы, файдаланышта 153,7 кв метрлы тагын бер фатиры һәм 18 кв метрлы икенче гаражы бар.

Моннан тыш аның артында "ГАЗ М21" һәм прицеплы "Нива" машинасы исәпләнә.

2019 елда Путин 9,726 млн сум, 2018 елда 8,648 млн сум эшләгән булган.

2017 елда Президентның кереме 18,7 млн сум дип күрсәтелгән. Бу аның 1,5 мең квадрат метрлы җир кишәрлеген сатуына бәйле.

2016 һәм 2015 елларда дәүләт җитәкчесе кереме бер тирәдә булып, 8,9 млн сум дип күрсәтелгән. 2014 елда Путин 7,654 млн сум эшләгән булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading