16+

Путин Кыргызстан башлыгын кабул итте

Россия Президенты Владимир Путин бүген Кыргызстан башлыгы Садыр Жапаровны кабул итте.

Россия Президенты Владимир Путин бүген Кыргызстан башлыгы Садыр Жапаровны кабул итте.

Очрашуда ике ил арасындагы багланышлар турында, шул исәптән Кыргызстан-Таджикстан чигендәге бәрелешләр һәм вазгыятьне тынычландыру турында сүз барды. 

Путин ике ил арасындагы икътисадый багланышларга тукталып, Кыргызстанда товар әйләнеше буенча Россиянең беренче урынны алып торуын искәртте. Очрашуда шулай ук коронавируска каршы бергәләп көрәшү турында да сөйләштеләр. Аерым алганда, Россия белгечләре Кыргызстанда "Спутник V" даруын җитештерү турында сүз булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading