16+

Путин һәлак булган актер һәм режиссер Пускепалисны үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләгән

Сергей Пускепалис 2022 елның 20 сентябрендә авариядә үлде: ул утырган Ford Transit микроавтобусы каршы яктан килүче фура белән бәрелешкән. 

Сергей Пускепалис 2022 елның 20 сентябрендә авариядә үлде: ул утырган Ford Transit микроавтобусы каршы яктан килүче фура белән бәрелешкән. 

Россия Президенты Владимир Путин Ф.Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры җитәкчесе һәм актер Сергей Пускепалисны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләде. Аны «Гражданлык бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен» бүләкләделәр, дип хәбәр ителә Указда. 

Исегезгә төшерәбез, 56 яшьлек Сергей Пускепалис юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булды. Ул утырган Ford Transit микроавтобусы каршы яктан килүче фура белән бәрелеште.

Сергей Пускепалис Олег Табаковның театр-студиясендә һәм «Современник»та уйнаган, Магнитогорск драма театрында режиссер булып эшләгән. Бик күп сериалларда төп рольләрне башкарган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading