16+

Путин Лавровка һәм Шойгуга "Бердәм Россия" партисясендәге комиссияләрне җитәкләргә кушты

Владимир Путин "Бердәм Россия" сайлау алды исемлеге лидерлары белән аралашты.

Владимир Путин "Бердәм Россия" сайлау алды исемлеге лидерлары белән аралашты.

Президент партиянең сайлау алды исемлеге лидерларына "сайлау кампаниясенең лаеклы нәтиҗәсе" өчен рәхмәт белдерде, шулай ук хәзер алар үзләренең партия эшендә профильле комиссияләрне җитәкләячәкләрен хәбәр итте.

Әйтик, Сергей Шойгу Көнчыгыш Себерне үстерү буенча комиссияне җитәкләячәк, ә Сергей Лавров - халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдә ватандашларга ярдәм итү буенча комиссиянең җитәкчесе булачак.

Моннан тыш, Путин хәбәр иткәнчә, балалар омбудсмены Анна Кузнецова аналар, балаларны һәм гаиләне яклау буенча партия комиссиясен җитәкләячәк, шулай ук бу юнәлешне Дәүләт Думасында координацияләячәк. Гомумроссия халык фронты штабы рәистәше Елена Шмелева "Бердәм Россия" нең мәгариф һәм фән буенча комиссиясен җитәкләячәк, ә Коммунаркадагы хастаханә баш табибы Денис Проценко - сәламәтлек саклау буенча.
Шулай ук Путин Дәүләт Думасына сайлаулар нәтиҗәләре буенча "Бердәм Россия" фракциясе яртылаш диярлек яңарырга мөмкин, дип хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading