16+

Путин Лукашенко белән очрашачак

Белоруссия президенты Александр Лукашенко Мәскәүгә очкан.

Белоруссия президенты Александр Лукашенко Мәскәүгә очкан.

Лукашенконың матбугат хезмәте хәбәренә караганда, бүген ул Мәскәүгә эш сәфәре кыла. Сәфәр барышында аның Россия президенты Владимир Путин белән очрашуы планлаштырыла. Очрашуда Белоруссия белән Россия арасындагы хезмәттәшлек, аерым алганда, сәүдә-икътисадый багланышлар буенча фикер алышу көтелә, диелә хәбәр.

Аңа кадәр Россия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков очрашуның 22 апрельдә көннең икенче яртысында узачак дип анонс ясаган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading