16+

Путин һәм Байденның саммиты Женевада Ла Гранж вилласында узачак

16 июньдә Россия һәм АКШ президентлары Владимир Путин һәм Джо Байден Швейцарияның Женевасында очрашачак.

16 июньдә Россия һәм АКШ президентлары Владимир Путин һәм Джо Байден Швейцарияның Женевасында очрашачак.

Пәнҗешәмбе көнне саммитны атаклы Ла Гранж вилласында үткәрәчәкләр дип игълан ителде. Ул XVIII гасырда калкулык итәгендә Рим хәрабәләреннән бераз түбәнрәк салынган.

Дәүләт башлыкларының игътибар үзәгендә ике яклы мөнәсәбәтләр мәсьәләләре булачак. Элегрәк Россия президенты аларны җайга салу юлларын табу кирәклеген билгеләп үтте, чөнки "бүген алар бик түбән дәрәҗәдә".

"Швейцария ике илгә дә Женеваны сайлаганда белдерелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерә", - диелә Швейцария Тышкы эшләр министрлыгы Twitter дагы хәбәрендә.

Саммиттан соң Путин һәм Байден журналистлар белән аралашалар. Әмма бу очрашу нинди форматта узачак, әлегә хәбәр ителми. Шулай ук саммит нәтиҗәләре буенча документларга кул кую планлаштырыла микән, билгеле түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading