16+

Путин һәм Меркель Мәскәүдә очрашуда ике яклы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак

Ул 20 августта узачак.

Ул 20 августта узачак.

Россия президенты Владимир Путин 20 августта Мәскәүдә Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашачак. Бу хакта җомга көнне Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте. "Төрле өлкәләрдә икеяклы хезмәттәшлекнең торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу, шулай ук актуаль халыкара һәм төбәк мәсьәләләрен карау планлаштырыла", - дип билгеләп үттеләр Россия лидеры матбугат хезмәтендә.

Элегрәк ФРГ министрлар кабинетының рәсми вәкиле Штеффен Зайберт 20 августта Меркель Мәскәүгә юл тотачак, ә 22 августта Киевка барачак, дип хәбәр итте. Соңгы тапкыр Путин һәм Меркель Россия башкаласында 2020 елның гыйнварында сөйләшүләр алып барды. Шуннан соң лидерлар берничә тапкыр телефон аша сөйләште, соңгы тапкыр - агымдагы елның 21 июлендә. 2021 елның мартында видеоконференция форматында шулай ук Путин, Меркель һәм Франция президенты Эмманюэль Макрон катнашында өч яклы сөйләшүләр узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading