16+

Путин мәҗбүри вакцинациягә каршы булуын белдерде

Шул ук вакытта президент вакцинация ярдәмендә генә коронавирус эпидемиясен туктатырга мөмкин, дип ассызыклады.

Шул ук вакытта президент вакцинация ярдәмендә генә коронавирус эпидемиясен туктатырга мөмкин, дип ассызыклады.

Россия Президенты Владимир Путин мәҗбүри вакцинацияне хупламавын белдерде.
"Моңарчы да мәҗбүри вакцинацияне хупламавым турында әйтеп килдем. Һәм әле дә үз фикеремдә калам", - дип ассызыклады ул, Мәскәүдә үтүче туры эфир вакытында коронавируска каршы вакцинация турындагы сорауларга җавап биреп.

Шул ук вакытта президент билгеләп үткәнчә, коронавирус эпидемиясенең алга таба таралуын вакцинация ярдәмендә генә булдырмый калырга мөмкин.
"Бу барыбызга да билгеле, телевидениедән дә, интернеттан да белгечләр күп тапкырлар әйттеләр инде. Барлык мөмкин булган массакүләм мәгълүмат чараларында да, барлык каналларда да эпидемиянең алга таба таралуын вакцинация ярдәмендә генә булдырмау турында даими рәвештә сөйләнелә", - диде дәүләт башлыгы.

Президент билгеләп үткәнчә, Россиядә мондый мөмкинлек бар, чөнки дүрт "югары технологияле, куркынычсыз һәм бик нәтиҗәле" вакциналар теркәлгән. "Кайбер гражданнарыбызның икеле карашлары вакцинация дәвам иткән саен узар дип ышанам", - дип өстәде Путин.

Аның сүзләренчә, РФның 23 млн гражданы коронавирустан вакцинацияләнгән, прививка ясатканнан соң фаҗигале нәтиҗәләр ачыкланмаган.

"Хәзер 20 млн, 23 млн.нан артык кеше, минемчә, инде вакцина кадаткан. Күргәнебезчә, барысы да тәртиптә. Аллага шөкер, вакцинациядән соң бездә  фаҗигале хәлләр күзәтелми", - дип хәбәр итте Путин.

Фото: видеодан скриншот

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading