16+

Путин медицина чикләве булган хезмәткәрләрне эштән алуның законсыз булуы турында белдерде

Коронавируска каршы вакцина кадатуга медицина чикләве булган кешеләрне эштән куу законсыз. Бу хакта Россия президенты Владимир Путин 30 июньдә туры эфир барышында белдерде.

Коронавируска каршы вакцина кадатуга медицина чикләве булган кешеләрне эштән куу законсыз. Бу хакта Россия президенты Владимир Путин 30 июньдә туры эфир барышында белдерде.

Шундый эчтәлектәге сорауны дәүләт башлыгына Мәскәүдә яшәүче Евгений Цветков биргән. Ул хатынының мәктәптә укытуы турында сөйләгән, ир-ат сүзләренчә, аның вакцинация ясатуга каршы медицина чикләве бар, әмма җитәкчелек эштән азат итү белән яный һәм прививка ясатуны таләп итә.
"Бу законсыз. Әгәр медотвод бар икән, беркем дә вакцинация ясатуны таләп итә ала", - диде Путин, тиешле сорауга җавап биреп.
Россиядә 18 гыйнвардан бирле СОVID-19га каршы киң күләмле вакцинация уза. Барлык теләүчеләргә прививканы бушлай ясыйлар. Хәзерге вакытта илдә коронавирустан дүрт препарат теркәлгән: «Спутник V», «Спутник Лайт», «ЭпиВакКорон» и «КовиВак».
Коронавирус белән вәзгыять буенча барлык актуаль мәгълүмат стопкоронавирус.рф сайтында, шулай ук #МыВместе хештегы буенча табарга мөмкин. Коронавируска кагылышлы сораулар буенча кайнар линия телефоны: 8 (800) 2000-112.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading