16+

Путин Меркель белән качаклар буенча вәзгыять турында сөйләште

Россия Президенты ФРГ канцлеры вазыйфаларын башкаручы Ангела Меркель белән телефоннан сөйләште.

Россия Президенты ФРГ канцлеры вазыйфаларын башкаручы Ангела Меркель белән телефоннан сөйләште.

Беларуссия чигендә Ауропа берлеге илләре белән миграция кризисы турында фикер алышынды. Сөйләшү Меркель инициативасы буенча узды, дип ачыклык керттеләр Кремльдә.

Путин һәм Меркель Беларусь чикләрендәге качаклар белән килеп туган хәлне ЕС илләре белән җентекләп тикшерделәр, дип хәбәр иттеләр Кремль матбугат хезмәтендә. Лидерлар миграция кризисының гуманитар нәтиҗәләре турында борчылуларын белдерделәр.

Россия Президенты ЕС илләре вәкилләренең Минск белән турыдан-туры элемтәләрендә проблемалар турында фикер алышуны җайга салырга тәкъдим итте. Путин һәм Меркель бу темага сөйләшүне дәвам итәргә килештеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading