16+

Путин Миңнехановны II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләде

Әлеге бүләкне шулай ук Оренбург өлкәсе башлыгы Денис Паслер да алды.

Әлеге бүләкне шулай ук Оренбург өлкәсе башлыгы Денис Паслер да алды.

Россия Президенты Владимир Путин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде. Бүләк бирү турындагы Указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Документта, Миңнехановның "Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы эше өчен" ордены алуы турында язылган.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән унике елга якын җитәкчелек итә. Аңа кадәр Президент вазифасын Минтимер Шәймиев  били иде. Ул быелның гыйнварында ил алдындагы казанышлары өчен РФ югары дәүләт орденын алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading