16+

Путин: мобилизацияләнүчеләрнең пособиесе аена 195 мең сумнан да ким булмаска тиеш

Өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарның акчалата пособиесе аена 195 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Куркынычсызлык Советы утырышында әйтте, дип хәбәр итә ТАСС.

«Россия Ватанны саклау бурычын үтәгән һәркем белән горурлана, сугышчылар бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителергә тиеш", – дип ассызыклады дәүләт башлыгы. 

Шулай ук Путин илнең дүрт яңа төбәгендә хәрби хәл режимы кертелә дип белдерде.

21 сентябрь иртәсендә Россия Президенты мөрәҗәгать белән чыкты һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга кул куйды. Оборона министры Сергей Шойгу хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш, бу гражданнарның гомуми саныннан 1% тан бераз күбрәк, дип аныклады. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading