Россия Президенты Владимир Путин илнең Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт үтүче мобилизацияләнгәннәргә һәм хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр 195 мең сум түләү турындагы указга кул куйды.
Министрлар Кабинеты әлеге акчалата түләүне гамәлгә ашыру тәртибен билгеләргә һәм чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә тиеш.
"Әлеге указ хәрби хезмәткә 2022 елның 21 сентябреннән киткәннәргә кагыла", - дип аныклана документта.
Нәкь менә 21 сентябрьдә Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителде. 28 октябрьдә Оборона министры Сергей Шойгу Путинга "гражданнарны мобилизацияләү буенча җибәрүне төгәлләделәр, өстәмә биремнәр планлаштырылмый"дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар