16+

Путин Мәскәүгә пилотсыз аппаратлар һөҗүме турында ни уйлый?

Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә пилотсыз аппаратлар (БПЛА) һөҗүмен оештыручылар Россиянең шундый ук реакциясен китереп чыгарырга өметләнгән. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Россиянең җавап реакциясен китереп чыгару, шундый ук җавапка этәрү омтылышлары борчый, Украина гражданнары моны аңларга тиеш», – диде Россия лидеры. 

Моннан тыш, ул оча торган пилотсыз аппаратларның (БПЛА) Россия башкаласына һөҗүмен «террористик эшчәнлек» дип бәяли, дип яза РИА Новости.

Путин шул ук вакытта һава һөҗүмнәренә каршы саклану эше турында да әйтте. Һава һөҗүмнәреннән саклану системалары (ПВО) «штатлы режимда эшләде, әмма эшлисе эшләр бар», дип билгеләп үтте ул.

30 май иртәсендә Россия Саклану министрлыгы Мәскәүгә 8 пилотсыз аппарат ярдәмендә оештырылган һөҗүм турында хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading