16+

Путин ничә депутатның коронавирустан үлүен әйтте

Россия Президенты Владимир Птуин халык белән аралашу вакытында Дәүләт Думасы депутатларының 25 проценты коронавирус белән авыруын һәм дүрт кешенең әлеге чирдән үлүен әйтте.

Россия Президенты Владимир Птуин халык белән аралашу вакытында Дәүләт Думасы депутатларының 25 проценты коронавирус белән авыруын һәм дүрт кешенең әлеге чирдән үлүен әйтте.

Президент шулай ук үз тирәсендәге кешеләрнең вакцинациядән соң коронавирус белән авыруларын, әмма аны җиңел кичерүләрен сөйләде.
"Бик танылган кешеләр прививкадан соң авырдылар. Фамилияләрен әйтмим, ул шәхси эш. Бер атна элек кенә бер коллегам авырды, кичә аның эштә булуын әйттеләр. Миңа якын булган кешеләр дә чирләде. Катлаулы препаратлар белән дәваланмадылар. Вакцинация ясауның мәгънәсе бар", – диде Путин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading