16+

Путин әнисенең кем булып эшләгәне турында сөйләгән

РФ президенты Владимир Путин әнисенең төнге каравылчы булып эшләве, ә көндезләрен кечкенә улын тәрбияләү белән шөгыльләнүе турында сөйләгән, дип хәбәр итә ТАСС.

РФ президенты Владимир Путин әнисенең төнге каравылчы булып эшләве, ә көндезләрен кечкенә улын тәрбияләү белән шөгыльләнүе турында сөйләгән, дип хәбәр итә ТАСС.

"Ата-ана даны" ордены белән бүләкләнгән гаиләләр белән онлайн-форматта очрашуда дәүләт башлыгы Благовещенскта яшәүче гаилә белән аралашкан, әңгәмә барышында ул үзенең балачагы турында сөйләгән. "Ул вакытта минем әни дә иң гади эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр булды, көндез минем тәрбия белән шөгыльләнү өчен хастаханәләрдә няня, төнге каравылчы булып эшләде", - диде Путин. Әңгәмә ахырында Путин билгеләп үткәнчә, зур гаиләләрдә балаларны тәрбияләү җитди көч һәм җитәрлек вакыт таләп итә, шулай ук очрашуда катнашучыларны Балаларны яклау көне белән котлады һәм барысына да иминлек һәм сәламәтлек теләде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading