16+

Путин Пакистан премьеры белән Әфганстандагы вәзгыять турында фикер алышты

Россия президенты Владимир Путин Әфганстан турында Пакистан премьер-министры Имран Хан белән фикер алышты, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Россия президенты Владимир Путин Әфганстан турында Пакистан премьер-министры Имран Хан белән фикер алышты, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

"Әфганстандагы вәзгыять турында фикер алышканда, илдә тынычлык, куркынычсызлык һәм көч куллануны булдырмау, Әфган диалогын җайга салу мөһимлегенә басым ясалды. Халыкның барлык төркемнәре мәнфәгатьләрен исәпкә алып, бу инклюзив хөкүмәт формалаштыруга ярдәм итәр иде", - диелә хәбәрдә.
Әңгәмә барышында Әфган проблемалары буенча алымнарны координацияләү турында сүз барды - ике яклы да, күп яклы форматларда да. Шулай ук төбәк тотрыклылыгын тәэмин итү эшендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы мөмкинлекләрен файдалануның, шулай ук террорчылыкка һәм наркоманиягә каршы көрәшнең максатчанлыгы билгеләп үтелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading