16+

Путин Пекиндагы Олимпиада җиңүчеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин Пекиндагы Олимпиадада җиңүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара сишәмбе көнне, 26 апрельдә, Кремльнең беренче корпусының Екатерининский залында узды.

Россия Президенты Владимир Путин Пекиндагы Олимпиадада җиңүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара сишәмбе көнне, 26 апрельдә, Кремльнең беренче корпусының Екатерининский залында узды.

Шулай итеп, команда ярышларында алтын медаль яулаган фигуристка Камилә Вәлиева Дуслык ордены белән бүләкләнде. 26 апрельдә спортчыга 16 яшь тулды, тантанага ул әнисе Алсу Анваровна Вәлиева белән килде.

Дуслык Ордены шулай ук фигуралы шуучы Александр Галлямовка (команда ярышларында алтын һәм спорт парларында бронза), фигуралы шуучы Марк Кондратюкка (команда ярышларында алтын), фигуралы шуучы Анастасия Мишинага (команда ярышларында алтын һәм спорт парларында бронза) һәм Виктория Синицинага (команда ярышларында алтын һәм биюләрдә көмеш), шулай ук чаңгычылар Вероника Степановага (эстафетада алтын) һәм Алексей Червоткинга (эстафетада алтын) тапшырылды. Фигурист Никита Кацалапов (команда ярышларында алтын һәм бозда биюләрдә көмеш) һәм чаңгычы Денис Спицов (эстафетада алтын һәм скиатлонда көмеш) Мактау ордены алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading