16+

Путин пенсионерларны куандырды

Бүгенге көндә пенсионерлар башка гражданнар арасында популяр булмаган урыннарында эшли һәм дәүләт пенсионерларның бу урыннарда булуы белән кызыксына.

Бүгенге көндә пенсионерлар башка гражданнар арасында популяр булмаган урыннарында эшли һәм дәүләт пенсионерларның бу урыннарда булуы белән кызыксына.

Россиядә киләсе елда пенсияләрне 6,3 процентка индексацияләргә планлаштыралар, бу илдәге инфляциядән якынча ике процент пунктына югарырак булачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Киләсе елга инфляциядән югарырак индексация каралган. Инфляция 4 процент тирәсе булыр дип көтелә, бәлки 4,1 процент булыр. Пенсияләрне индексацияләү 6,3 процентка каралган. Без моны булдыру өчен барысын да эшләячәкбез», — диде Путин.

Президент эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турында да уйларга вәгъдә бирде.

«Бүгенге шартларда, бигрәк тә коронавирус белән бәйле вазгыять, керемнәр кимү турында сүз барганда, индексация бик мөһим. Биредә пенсионерлар өчен ахыргы нәтиҗәне билгеләгәндә пенсия белән тәэмин итүнең кайбер компонентларын исәпкә алып бетермәүнең билгеле бер нечкә элементлары бар — менә шуны төгәл ачыкларга кирәк», — дип искәртте ил Президенты.

Бүгенге көндә пенсионерлар башка гражданнар арасында популяр булмаган урыннарында эшли һәм дәүләт пенсионерларның бу урыннарда булуы белән кызыксына. Президент эшләүче пенсионерларга пенсияне индексацияләү өчен илнең бюджет тәэмин ителешен төп шарт дип саный.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading