16+

Путин пенсияләрне инфляциядән югарырак индексацияләргә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрне инфляциядән югарырак индексацияләргә тәкъдим итте – 8,6 процентка.

Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрне инфляциядән югарырак индексацияләргә тәкъдим итте – 8,6 процентка.

Бу хакта ул Россия хөкүмәте киңәшмәсе барышында белдерде. Анда дәүләт башлыгы хөкүмәткә планнарны тормышка ашыру өчен кирәк булганның барысын да эшләргә кушты.
– Миллионлаган гражданнарыбызга кагылышлы социаль характердагы бер мәсьәлә турында берничә сүз әйтәсем килә. Пенсияләрне индексацияләүне күздә тотам. "Бердәм Россия"нең үткән елның җәендә һәм декабрендә узган зур матбугат конференциясендә пенсияләрне инфляциягә караганда бераз югарырак индексацияләргә кирәклеге турында әйттем, – дип белдерде Владимир Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading