16+

Путин полковник Алексей Бернгардка Россия Герое исемен бирде

Донбассны яклау буенча махсус операция вакытында хәрби бурычларны үтәгән өчен диңгез пехотасы бригадасы командиры, полковник Алексей Бернгардка Россия Герое исеме бирелде. Бу хакта Приморск крае губернаторы Олег Кожемяко үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

"Президент Владимир Путин Указы белән Россия Герое исеме диңгез пехотасы бригадасы командиры, полковник Алексей Бернгардка бирелде", - дип язган ул.
Губернатор сүзләренчә, Бернгард Тын океан флотының 155 нче диңгез пехотасы бригадасында берничә ел хезмәт иткән.
Россия Президенты 21 февральдә Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы суверенитетын тану турындагы указларга кул куйды. Аларның лидерлары белән дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында килешүләр имзаланды. 24 февральдә Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать итеп махсус хәрби операция башларга карар кылуын белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading