16+

Путин рәхмәтен җиткерде

Дәүләт башлыгы фикеренчә, парламент сайлауларында тавыш бирүчеләрнең күплеге россиялеләрнең парламентның түбән палатасы составын формалаштыруга җаваплы карауларын күрсәтә.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, парламент сайлауларында тавыш бирүчеләрнең күплеге россиялеләрнең парламентның түбән палатасы составын формалаштыруга җаваплы карауларын күрсәтә.

Россия Президенты Владимир Путин Россия гражданнарына VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында күрсәтелгән ышаныч һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

«Аерым рәхмәт сүзләрен, әлбәттә, Россия гражданнарына җиткерергә телим. Кадерле дуслар, ышанычыгыз, сезнең актив тормыш позициягез өчен рәхмәт. Чыннан да, сайлаучыларның 51 проценттан артыгы тавыш бирү, бу узган сайлауларда 47 процентка караганда күбрәк», — диде Россия лидеры Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова белән очрашуда.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, парламент сайлауларында тавыш бирүчеләрнең күплеге россиялеләрнең парламентның түбән палатасы составын формалаштыруга җаваплы карауларын күрсәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading