16+

Путин Россия Геройларын «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләде

Тантанага 300 дән артык кеше җыелды.

Тантанага 300 дән артык кеше җыелды.

Россия Президенты Владимир Путин Ватан Геройлары көне уңаеннан хәрбиләргә "Алтын Йолдыз" медальләрен тапшырды. Тантана Зур Кремль сараеның Георгий залында узды.

Дәүләт башлыгы кулыннан бүләк алган хәрби хезмәткәрләр арасында - майор Сергей Селиванов, аның командалыгы астында аның турыдан-туры катнашында сигез терәк пункты, бронялы техника кулга төшерелгән һәм каршы якның берничә хәрбие әсирлеккә алынган. Бу Россия гаскәрләрен фронт буенча алга таба һөҗүм итү өчен плацдарм булдыруга ярдәм иткән.

Шулай ук бүләкләнүчеләр арасында махсус хәрби операция барышында 15 танк, 50 хәрби бронялы машина һәм каршы якның күп санлы хәрбиләрен юк иткән рядовой Алексей Асылханов; капитан Валерий Ерин бар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading