16+

Путин: Россиядә балаларга ярдәм итү чаралары җитәрлек түгел

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, РФдә балаларга ярдәм итү чаралары әлегә җитәрлек түгел.

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, РФдә балаларга ярдәм итү чаралары әлегә җитәрлек түгел.

"Балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына килгәндә, чыннан да, бу чараларның күбесе яңа булып тора, без аларны башлап җибәрәбез, әмма без сезнең белән беләбез, мин хәзер хөкүмәт әгъзаларына мөрәҗәгать итәм, без аларның (ярдәм чараларының) әлегә җитәрлек булмавыннан чыгып эш итәбез. Әлегә безнең тумыштан алып мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр ярдәмнең тулы бер җыелмасы юк, ә ул бездә булырга тиеш. Мин бу хакта берничә тапкыр әйттем һәм хөкүмәттән моның өстендә эшләүне сорадым", - диде Путин ДФОның социаль-икътисади үсеше буенча киңәшмәдә.

Шулай ук Россия лидеры 2023 ел ахырына кадәр илдә ясле төркемнәрендә 250 меңнән артык урын барлыкка киләчәк, диде. Путин сүзләренчә, бу максатларга соңгы дүрт елда федбюджеттан 150 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading