16+

Путин россиялеләрне Яңа ел вакытында табиблар киңәшләрен үтәргә чакырды

Путин россиялеләрне Яңа ел вакытында санитар табиблар киңәшләрен үтәргә чакырды.

Путин россиялеләрне Яңа ел вакытында санитар табиблар киңәшләрен үтәргә чакырды.

Бу хакта ул Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең XXX съездының пленар утырышында белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин гражданнарны Яңа ел бәйрәмнәрендә COVID-19 белән көрәш буенча тәкъдимнәргә колак салырга һәм аларны үтәргә чакырды, дип хәбәр итә ТАСС.
Ул ассызыклаганча, бәйрәмнәр вакытында кешеләр актив хәрәкәт итәчәк, кайбер предприятиеләр эшен дәвам итәчәк. Яңа ел яллары - һәр гаилә тормышында үзенчәлекле чор, дип билгеләп үтте Россия дәүләте башлыгы.

"Якыннарың белән очрашырга, аралашырга теләге уяна. Яңа ел бәйрәме һәрвакыт киләчәккә уңай һәм әкияти өметләр тудыра, бу яхшы, һәм, әлбәттә, бу бәйрәмне билгеләп үтәргә кирәк. Бәхетле киләчәгебез булуын телибез икән белгечләрнең барлык киңәшләренә колак салырга һәм аларны сакларга кирәк. Бу җитди сорау. Бездә, беләсезме, ничек - беренче тосттан соң барысы да саклык чаралары турында оныталар. Бүген андый очрак түгел", - дип белдерде Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading