16+

Путин социаль хезмәткәрләргә фидакарь хезмәт итүләре, сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде

Россия Президенты Владимир Путин социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау адресы бүген Мәскәү Кремле сайтында урнаштырылган.

Россия Президенты Владимир Путин социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау адресы бүген Мәскәү Кремле сайтында урнаштырылган.

Путин социаль хезмәткәрләргә фидакарь хезмәт, сабырлык һәм ярдәмчеллек өчен рәхмәт белдерде
Россия Президенты Владимир Путин социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау адресы бүген Мәскәү Кремле сайтында урнаштырылган.

Путин билгеләп үткәнчә, «дәүләт социаль яклау системасының нигезләре салынган күптәнге тарихы бар».
Бүген, Президент сүзләренчә, илнең социаль өлкәсе алдында «киң, җаваплы бурычлар» тора. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүче төрле һөнәр ияләрен шәфкатьлелек, кешеләр турында ихлас кайгырту берләштерә.

«Күбегез өчен сез алыштыргысыз ярдәмчеләр генә түгел, чын-чынлап якын кешеләр дә булдыгыз", — дип ассызыклады Владимир Путин.
Ул социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү системасында эшләүчеләрнең барысына да «фидакарь хезмәт күрсәтүләре, сабырлыклары һәм ярдәмчел булулары өчен» рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
Дәүләт башлыгы барлык социаль хезмәткәрләргә сәламәтлек теләде һәм иң яхшы теләкләрен юллады. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading