«Гаилә ипотекасы» программасы 2018 елда барлыкка килде. Ул торак сатып алуга яки шәхси йорт төзүгә еллык ставкасы алты процентка кадәр булган ташламалы кредит алырга мөмкинлек бирә.
Башта ташламалы шартлар 2018 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала туса гына бирелә иде. 2021 елда мондый кредитны күрсәтелгән датадан соң туган бер баласы булган гаиләләр алды.
Беренчел кертем торак бәясенең 15 процентын тәшкил итә. Максималь кредит суммасы төбәккә бәйле. Мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен ул 12 миллион сум тәшкил итә, башка территорияләр өчен – алты миллион.
Комментарийлар