16+

Путин татарстанлыларны бүләкләде

Россия Президенты моңа бәйле Указны имзалаган.

Россия Президенты моңа бәйле Указны имзалаган.

Россия Президенты Владимир Путин Россия һәм чит ил алдынгы хезмәткәрләрен РФ Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды, алар арасында дүрт татарстанлы да бар. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
Мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының график модельләштерү кафедрасы профессоры Равил Айдаровка «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты кафедра мөдире Тимур Зефиров «Россия Федерациясенең Атказанган югары мәктәбе хезмәткәре» исеменә лаек булды.
«Фәнни-педагогик эшчәнлеге, квалификацияле белгечләр әзерләве һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен», — диелә документта. 
«Хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татнефть»нең социаль объектлар белән идарә итүнең 2 нче торак-коммуналь хуҗалыгы (Лениногорск) башлыгы.  Изаил Габдрахманов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Этилен заводының пиролиз аппаратчысы Рамил Абдуллов «Остазлык өчен» аерым хөрмәтләү билгесен алды. Абдулов актив остазлык эшчәнлеге алып барды һәм яшь белгечләргә һөнәри яктан үсештә ярдәм итте.

 

Чыганак : "Татар-информ" МА 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X